Брянск шәһәренә ракета һөҗүме вакытында яраланучыларның хәле турында билгеле булды
- 11.03.2026 12:25
Кичә Украина хәрбиләренең Брянск шәһәренә ракета һөҗүмендә зыян күргән авыр хәлдәге 9 кешене Мәскәүгә дәвалануга озатканнар.
Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов сөйләгән. “Хәзерге вакытта һәлакәтләр медицинасы хезмәте бригадалары Украина боевикларының Брянск шәһәренә ракета һөҗүмендә зыян күргән авыр һәм чиктән тыш авыр хәлдәге 9 кешене федераль медицина үзәкләренә һәм Мәскәү шәһәре хастаханәләренә эвакуациялиләр, – дигән журналистларга Кузнецов.
Зыян күргән тагын 20 кеше, шул исәптән 1 бала Брянск хастаханәләрендә дәвалана. Өчесе (барысы да – зурлар) – авыр хәлдә, калганнарының хәле – уртача. 13 кеше өендә дәвалана. Моннан тыш зыян күрүчеләргә психологлар ярдәме оештырылган. Алар вакытлыча урнаштыру пунктларында медиклар белән бергә дежур тора, дип билгеләп үткән Кузнецов. Исегезгә төшерәбез: кичә Украина кораллы көчләре Брянск шәһәренә ракеталар белән һөҗүм иткән.
6 кеше һәлак булган, 37сенә зыян килгән, дип хәбәр иткән төбәк губернаторы Александр Богомаз. Брянск өлкәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, Украина “тыныч” халыкка белә торып һөҗүм иткән. Россия Тышкы эшләр министрлыгында бу хәлне хәрби җинаять буларак бәяләгәннәр.







