Район конгресс кунакларын кабул итте
Кичә – 29 март көнне башкалабыз Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең җыены башланды. Өч көнгә исәпләнгән әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә.
Чара кысаларында Конгрессның башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, милләтебез өчен җан атучы Харис Камалиев һәм Россиянең төрле төбәкләрендә урнашкан татар авылларында яшәүче 350 тирәсе эшмәкәр безнең районга да килделәр. Аларны район чигендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Чәкчәк, җыр һәм гармун моңнары эшмәкәрләрнең күңелләренә хуш килде. Кунаклар өч маршрут буенча районыбыз авылларында булдылар, эшмәкәрләр белән очраштылар, мәктәп, мәчетләр һәм башка оешмалар эшчәнлеге белән таныштылар, район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карадылар. Очрашу район мәдәният йортында пленар утырыш һәм бик матур концерт белән тәмамланды.





