Апаста Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды
Апас районында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы быел да зур хөрмәт һәм киң колач белән билгеләп үтелде.
(9 май, “Апастово-информ”).
Бәйрәм чарасы Муса Җәлил урамыннан башланган тантаналы парад белән ачылды. Анда район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Парадта катнашучыларны кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрби киемле райондашларыбыз, “Яшь армиячеләр”, “Форпост”, “Беренчеләр” һәм башка хәрәкәтләр вәкилләре каршы алды.
Батырлар истәлегенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Аннан соң район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантимиров һәм кунаклар халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров та катнашты.
Яу кырында ятып калган һәм туган якларына әйләнеп кайткач та, бүген инде бакыйлыкка күчкән батыр якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.
Батырлар мемориаль комплексы каршында парад-смотр узганнан соң, бәйрәмнең мәдәни өлеше башланды. “Дүрт буынны берләштерде Бөек Җиңү поезды” исемле шигъри-биюле чыгышлар белән үрелгән театральләштерелгән күренешләр һәм концерт программасы күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. Татарстанның халык артисты, якташыбыз Илсур Сафин патриотик рухтагы иң матур җырларын бүләк итте.
Район имам-мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларыбыз рухына изге догаларын ирештерде. Сергий атакайның чыгышы да бик тәэсирле булды.
Мәгълүм булганча, районыбыздан Бөек Ватан сугышына 11 мең 152 кеше киткән. Аларның 7 мең 2се туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Шулар арасында 1048 райондашыбыз хәбәрсез югалганнар исемлегендә кала. Бүгенге көндә районыбызда бер Ленинград блокадасы шаһиты, 56 тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның алты тол хатыны яши.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлык юлын бүген безнең якташлар — махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар дәвам итә. Алар да, бабалары кебек, илебезнең мәнфәгатьләрен һәм бәйсезлеген яклап, үз хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Бу хакта чыгышларда да яңгырады.





