20-08-2026

Песков Путинның Канье Уэст белән очрашуы турындагы хәбәргә ачыклык кертте

РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Владимир Путинның октябрь аенда Санкт-Петербургта концертлар бирергә ниятләгән Америка рэперы Канье Уэст белән очрашу ихтималы турындагы мәгълүматны кире какты.

Брифингта ул моның Президент администрациясе тематикасына кагылмавын билгеләп үтте һәм мәсьәләне урынсыз дип атады.