06-02-2026

СВОда хәбәрсез югалганнарның һәм хәрби әсирләрнең балаларына бәйле яңалык бар

Әсирлеккә эләккән яки хәбәрсез югалган хәрбинең һәр баласына айлык социаль түләү каралган.

Аның күләме илнең теге яки бу төбәгендә балаларга билгеләнгән яшәү минимумына бәйле булачак. Хокукый актлар порталында бу җәһәттән боерык пәйда булган дип яза “KazanFirst”.

Документ нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашу барышында, Сүриядә яки террорчылыкка каршы операция уздырыла торган территорияләрдә хәрби бурычларын үтәү барышында әсирлеккә эләгүчеләрнең яисә хәбәрсез югалучыларның барлык балаларына түләү билгеләнергә тиеш. Түләү хәрби хезмәткәрнең хәрби часте командиры боерыгында билгеләнгән көннән (әмма 2024 елның 1 декабреннән генә) исәпләнәчәк. Күләме, яшәү минимумына бәйле рәвештә ,аерылырга мөмкин.

Түләү 23 яшькә кадәрге, көндез укучы балигъ булган яки 18 яшькә кадәр инвалид калган балаларга да бирелә. Шулай ук 18 яше тулмаган ата-аналар, опекуннар, попечительләргә дә түләү каралган.