09-02-2026

Физкультура дәресеннән соң тугызынчы сыйныф укучысы вафат булган

Екатеринбург шәһәренең бер мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укучы малай физкультурадан соң вафат булган.

Сыйныфташлары “Российская газета” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, үсмер физкультура дәресләреннән азат ителгән булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, малайның йөрәге туктаган. Укытучы һәм мәктәп табибы баланы үлем тырнагыннан алып калырга тырышкан, ләкин бичара җан тәслим кылган.

“Руслан (үсмернең исеме үзгәртелде – “РГ”) физкультурага йөрмәде, чөнки аннан азат ителгән иде, – дигән газетаның әңгәмәдәше.

– Изге күңелле, оялчанрак, әмма аралашучан иде”. Үсмернең үлүе сәбәпле, прокурор тикшерүе билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.