Татарстанның бер районында чит ил өчен эшләгән өч яшь дроппер тоткарланган
Татарстанның Әлмәт шәһәрендә полиция чит ил кураторлары кушуы буенча эшләгән өч яшь кешене тоткарлаган.
Аларга 18–19 яшь, барысы да җирле техникум студентлары булган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, төркем интернет аша мошенниклык схемасында катнашкан. Аларның корбаннары Мурманск, Киров һәм башка өлкәләрдә яшәүчеләр булган. Тикшерү барышында төркем белән чит илдә яшәүче кураторларның җитәкчелек итүе ачыкланган.
Өч егетнең берсе банк карталарын ачкан, ә калган икесе акчага кызыксынган кешеләрне эзләгән. Алар кешеләргә үз банк карталарын вакытлыча куллануга бирергә тәкъдим иткән. Мәсәлән, 15 яшьлек кызга картасын тапшырган өчен 500 сум түләгәннәр. Соңыннан бу картаны 6 мең сумга тагын сатканнар.
Узган елның ноябреннән әлеге карта аша 1 миллион сумнан артык акча әйләнгән. Соңрак карта хуҗасына билгесез кешеләр шалтыратып, яңадан-яңа карталар ачарга һәм аларны сатарга тәкъдим итә башлаган.
Тоткарланучылар гаепләрен таныган. Аларга 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Хәзерге вакытта полиция җинаять схемасында катнашкан башка кешеләрне эзли.




