Түбән Нурлат волонтерлары маскировкалау челтәрләре үреп, Җиңүне якынайта
Түбән Нурлат микрорайонында октябрь ахырыннан “Айрат абый һәм аның командасы” волонтёрлык хәрәкәте актив эшчәнлек алып бара.
Ул махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү теләге белән янучы кешеләрне берләштергән. Көндәлек йорт эшләрен калдырып, бирегә 20гә якын кеше килә. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре дә бар. Алар өчен бу гади эш кенә түгел, ә Ватан сагында торучыларга үз теләктәшлекләрен җиткерү мөмкинлеге дә.
Бу чор эчендә волонтёрлар фронтка 30га якын маскировкалау челтәре үреп җибәргәннәр. Күптән түгел яңа юнәлешне үзләштергәннәр – “Кикимора” снайпер костюмнары үрә башлаганнар, әлегә шундый биш махсус костюм бәйләгәннәр.
Хәрәкәткә нигез салучы – “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды әгъзасы һәм җирле ТОС рәисе Айрат Гәрәев. Ул кешеләрне үз тирәсенә туплап кына калмыйча, эш өчен файдалы җайланмалар да җитештергән. Тасмалар кисү һәм челтәрләр үрү өчен барлык станокларны Айрат Рифович үз куллары белән ясаган.
Костюмнар бәйләү өчен дә яңа станок ясалган, анда берьюлы ике эшләнмә өстендә эшләргә мөмкин. Нурлатлыларның уникаль тәҗрибәсе шулкадәр ихтыяҗлы булып чыккан, хәтта республиканың башка районнарыннан да волонтёрлар Гәрәевка киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.
“Алгы сызыктагы егетләребез өчен һәр ярдәм мөһим. Челтәрдәге һәр бәйләнгән тасма, һәр төен – кемнеңдер сакланып калган гомере ул, – ди Айрат Гәрәев. – Безнең продукциягә сорау зур, шуңа күрә без бер урында тормыйбыз, станокларны гел камилләштерәбез”.
Айрат Рифович агитация белән дә актив шөгыльләнә: ул авыл җирлекләренә чыгып, волонтёрлар сафларына “көмеш яшьтәге” кешеләрне җәлеп итә. Күптән түгел генә шундый очрашу Вишневая Поляна авылында узган.
Бөтен процесс кирәкле материаллар – челтәрләр һәм спанбонд белән тәэмин ителгән. Бу Ришат Сафиуллин җитәкчелегендәге “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды ярдәме белән мөмкин булган.
Нурлат волонтёрларының эше – шәхси инициативаның зур иҗтимагый хәрәкәткә әверелүенең ачык мисалы. Бу челтәрләрдә һәм костюмнарда – гади тукыма гына түгел, аларда халкыбызның какшамас рухы үрелгән. Бүген Нурлат безнең көчнең бердәмлектә булуын һәм җиңүнең корал белән генә түгел, тылдагы игелекле куллар белән дә чүкелүен тагын бер кат раслый.




