10-04-2026

Мошенниклар россиялеләрне коммуналь түләүләр белән алдый: белгечләр кисәтә

Россиядә мошенниклар яңа алдау схемасын куллана башлаган. Алар гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен янәсе “яңадан исәпләү” турында хәбәрләр җибәрә.

Хәбәрләрдә гадәттә болай диелә: «Хөрмәтле абонентлар! Электр энергиясе буенча коммуналь түләүләр өчен яңадан исәп-хисап ясала». Бу хәбәрне алганнан соң, аферистлар “исәпләүне тәмамлау”ны тәкъдим итә.

Моның өчен алар ашыгыч рәвештә шәхси мәгълүмат бирүне сорый: янәсе, сорауларны ачыклау яки түләүләрне төгәлләү кирәк. Чынлыкта исә мошенникларның төп максаты – кешеләрнең шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге алу.

Белгечләр кисәтә: мондый хәбәрләргә ышанырга ярамый. Рәсми оешмалар беркайчан да SMS яки мессенджерлар аша шәхси мәгълүмат сорамый.

Шуңа күрә:

* шикле хәбәрләргә җавап бирмәгез;

* шәхси мәгълүматларыгызны чит кешеләргә тапшырмагыз;

* коммуналь түләүләр буенча мәгълүматны бары тик рәсми чыганаклар аша гына тикшерегез.

Сак булыгыз: мошенниклар елдан-ел хәйләкәррәк алымнар куллана, һәм игътибарсызлык зур югалтуларга китерергә мөмкин.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.