30 градустан төшми: Татарстанда эсселәрнең тагын күпме дәвам итәчәге билгеле
Татарстанда, янгын куркынычы зур булу сәбәпле, синоптиклар кисәтүе 25 майга кадәр озайтылган.
Бу хакта республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителә. Иртәгә һава температурасы +33 градуска кадәр күтәреләчәк. Сишәмбе – 19 майда төнлә +9...+14 градус, көнбатышта +18 градус көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +28...+33 градуска кадәр менәчәк. Явым-төшем күздә тотылмый.
Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр тизлектә җил. Чәршәмбе көнне һава температурасы +33 градус дәрәҗәсендә сакланып кала. Пәнҗешәмбедә берникадәр җиләсләнә: +24...+29 градус.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстанда, аномаль эсселек күзәтелү сәбәпле, кисәтү игълан ителде. Ул 16-22 май аралыгында гамәлдә булачак. Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, бу көннәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан 6-11 градуска югарырак булачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан яшәүчеләргә ачык төстәге киемнән һәм баш киеменнән йөрергә, шулай ук суны күбрәк эчәргә киңәш итте.




