Мамадыш районында булган юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер яшьлек бала һәлак булды
- 19.06.2026 10:42
Татарстанның Мамадыш районында 18 июньдә үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.
«Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 4нче километрында LADA Kalina автомобиле шофёры куркынычсыз тизлекне сайламаган, идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан, анда Foton йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
LADA Kalina автомобиле шофёры урында ук үлгән. Җиңел машинаның ике пассажиры да һәлак булган – алар арасында бер яшьлек бала да бар.
Мамадыш районы прокуратурасы тикшерү барышын үз контроленә алды.
Исегезгә төшерәбез, 24 майдагы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1047 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – бу узган елның шул чорына караганда бергә күбрәк. Аварияләрдә 111 кеше һәлак булган, бу узган ел белән чагыштырганда 24 кешегә күбрәк.





