13-09-2026

Саба районында самолет төшү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

Шәмәрдән авылында самолёт төшүе турында хәбәр килде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бүлекчәләре килүгә ачыкланганча, шәхси торак йортның бакчасына "Cessna-172" җиңел моторлы самолёты егылып төшү нәтиҗәсендә 2 кеше (пилот һәм пассажир) һәлак булган, җирдә җимерелүләр, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.