Гүзәл Уразова Филип Киркоровны шәңгә белән «сыйлаган»
Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе болай яза.
«27 февраль Live аренада концерт бирдем, ди. Мин әйтәм, без кичә «Экспо»да булдык. Шундый приятный кеше икән үзе. Бигрәк тә Әни пешергән шәңгәне мактый-мактый ашады. Балачагын искә төшерде, җылап та алды. Балачагы авыр булган икән. Без чөгендерне гектарлап утый идек, ди.
Бер заман терсәккә төртә дә терсәккә төртә. Нишлисең, дим ! Уянып китсәм, Ильдар, төртә! Нәрсә чәпелдисең, ди.
Филип белән чәй эчә-эчә авыздан селәгәйләр аккан. Уф, бу Экспо белән саташтым бугай», дип фото да урнаштырган. Бигрәк чынбарлыкта утыралар кебек.





