“Игелекле уеннар”: балалар бакчаларында яңа чара пәйда булачак
1 сентябрьдән илебезнең барлык балалар бакчаларында “Игелекле уеннар” (“Добрые игры”) пәйда булачак. Мәктәпләрдәге “Мөһим сөйләшүләр”гә (“Разговоры о важном”) охшаш чара бу. Россия мәгърифәт министры урынбасары Ольга Колударова шул хакта белдергән, дип яза “РИА Новости”.
“2026 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында “Игелекле уеннар” үткәрелә башлаячак”, – дигән ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, яңа чаралар рухи-әхлакый кыйммәтләргә багышланачак. Хәзерге вакытта министрлык аларны үткәрү өчен махсус методика әзерли. “Игелекле уеннар” мәктәпләрдә үткәрелеп килүче “Мөһим сөйләшүләр”гә охшаш булачак.
Исегезгә төшерәбез “Мөһим сөйләшүләр” – балалар өчен мәктәптән тыш дәресләр циклы ул. Төп темалары бүгенге төп проблемаларга бәйле. Аерым алганда, мондый дәресләр ватанпәрвәрлекне, әхлаклылыкны үстерүгә багышлана. Сыйныф сәгатьләре мәктәпләрдә, 2022 елның 5 сентябреннән бирле, һәр атна башында уздырыла.





