31-05-2026

Район халкы Корбан бәйрәмендә кунакта булды

Район халкы Корбан бәйрәмендә кунакта булды

Бүген Сарманның Үзәк ял паркында изге Корбан — гаилә бәйрәме үткәрелде.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, һава торышы да бик яхшы торды, халык та бик күп җыелды. Иң элек район мөхтәсибәте имам-хатыйбы Сәид хәзрәт Хаков бәйрәм белән тәбрикләп, хәер-фатихасын бирде. Аннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады. Бәйрәмне сәхнәдә балалар чыгышы дәвам итте, алар Корбан бәйрәменең тарихын сөйләделәр. Чарада төрле кызыклы уеннар, мастер-класслар үткәрелде, хәләл ярминкә оештырылган иде.