11-07-2026

Җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрап, 10 кеше һәлак булган

Багама утрауларында туристлар утырган җиңел моторлы самолёт һәлакәткә очрап, 10 кеше һәлак булган. Бу хакта New York Post хәбәр итә.

Фаҗига 10 июльдә булган. Flamingo Air компаниясенең Cessna 402C самолёты башкала Нассаудагы Линден Пиндлинг исемендәге халыкара аэропорттан очып киткәннән соң озак та үтми һәлакәткә юлыккан.

Самолётның ни сәбәпле һәлакәткә очравы әлегә ачыклана.

Һәлакәттән соң Багама утраулары хакимияте Flamingo Air авиакомпаниясенең барлык рейсларын вакытлыча туктаткан. Очышларның кайчан яңадан башланачагы әлегә хәбәр ителми.