12-07-2026

Татарстанда Алексеевск – Биләр юлының бер өлеше вакытлыча ябыла

13 июльдән Татарстанда Алексеевск – Биләр автомобиль юлының бер өлешендә хәрәкәт вакытлыча туктатыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Чикләүләр Алексеевск һәм Әлки районнары аша узучы 37,7–40,9 чакрым аралыгына кагыла. Юл участогы капиталь ремонт сәбәпле 2026 елның 31 августына кадәр ябылачак.

Әлеге участокны урап узу өчен йөртүчеләргә Чистай – Аксубай – Норлат, Мөслимкино – Биләр, Биләр – Курнали-Амзя, Базарлы Матак – Мәмыково, Алексеевск – Биек Колок маршрутларын, шулай ук Р-239 «Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан чиге» федераль трассасын кулланырга киңәш итәләр.

Ябылган юлга керү урыннарында урап узу схемасы күрсәтелгән юл билгеләре урнаштырылачак.