12-08-2026

Казаннан Сәмәрканд белән Нәмәнганга даими туры авиарейслар ачыла

Россиянең Nordwind авиакомпаниясе августта Казаннан Үзбәкстанның Сәмәрканд һәм Нәмәнган шәһәрләренә туры даими рейслар ача. Бу хакта башкала аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан Сәмәркандка рейслар 26 августта ачыла. Самолёт чәршәмбе көнне 23.50 сәгатьтә кузгалып китәчәк, ул 3 сәгать 5 минуттан соң Сәмәркандка төшәчәк. Сәмәркандтан Казанга авиарейс 27 августта ачылыр дип көтелә. Үзбәкстаннан самолётлар пәнҗешәмбе көнне җирле вакыт белән 5.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы 3 сәгать 25 минут тәшкил итә.

Нәмәнганга рейслар 5 сентябрьдә ачыла. Әлеге шәһәрдән самолёт шимбә көннәрендә 22.10 сәгатьтә кузгаачак. Очыш 3 сәгать 20 минут дәвам итә. Казанга авиарейс 6 сентябрьдә ачыла. Үзбәкстаннан самолёт якшәмбе көнне җирле вакыт белән 4.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы — 3 сәгать 45 минут.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.