Һәрбер эшнең вакыты, һәр көннең үз эше бар
«Сосна» күмәк хуҗалыгында 2025 елга хисап ясап, алга максатлар билгеләделәр
— Алдагы берничә ел элек икътисади нәтиҗәләр ясаганда, күп вакыт «Сосна» хуҗалыгын районда иң күп авыл хуҗалыгы өчен файдаланыла торган мәйданнарының зурлыгы буенча гына искә ала идек. Ә менә соңгы елларда, хезмәтчәннәрнең, хуҗалык җитәкчелеге-нең максатчан эш алып баруларының «җимешләре» күзгә күренә, — дип башлады үзенең сүзен хуҗалыкның хисап җыелышында катнашкан Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин.
Икътисадның төп күрсәткечләрен күздән кичергәндә, бу әйтелгән фикерләрнең ныклы нигезе барлыгы күренә. 2025 елда «Сосна» хуҗалыгы кассасына 486 миллионга якын акчалата керем кергән, бу районда дүртенче күрсәткеч. Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 134 процент, ягъни 123 миллион сумга артыграк. Шуның эченнән игенчелектән 9 миллион 532 мең сум, терлекчелек продукциясе сатудан 474 миллион 348 мең сум, башка тармаклардан 2 миллион сум кергән. Барлык керемнең 98 проценты терлекчелек тармагына туры килә, бу юнәлешне хуҗалыкның төп яшәү чыганагы, дип атарга була.
Терлекчелектә бер баш шартлы терлектән алган акча кереме буенча хуҗалык районда өченче урында, бу да куанычлы. Сөт җитештерү хуҗалык җитәкчелегенең, белгечләрнең көндәлек кайгыртуы. Шуның нәтиҗәсендә, бер баш сыердан 9373 килограмм сөт савылган, кертелгән акчаның күләме дә 400 миллион сумга якынлашкан, сосналылар «Татарстан», «Кызыл юл» хуҗалыклары артыннан ныклы адым белән баралар. Терлекчелек продукциясе җитештерүнең рентабельлеге дә, ягъни керемнәрдән чыгымнарнарны чигергәч 30,7 процентны тәшкил итә. Бу инде терлекчелектә тотылган шартлы бер сум акча 1 сум 31 тиен булып әйләнеп кайткан дигән сүз. Ә инде бер баш савым сыеры «Сосна» хуҗалыгында 455 мең 245 сум акча керткән, районда бу иң югары күрсәткеч. Шулай ук мөгезле эре терлек сатудан 75 миллион 232 мең, башка терлекчелек продуктларын сатудан 3 миллион сум акча эшли алганнар. Соңгы елларда терлекчелекнең нигезен булдыруга бу хуҗалыкта зур әһәмият бирелүе турында газетабыз битләрендә инде яктырткан идек. Барлык мөмкинлекләрне туплап, акрынлап, бар яктан исәпләп заманча савым залы белән 1200 баш сыерга мегаферма төзеп чыктылар. Ветеринария кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, хисап елында 17 миллилон сумлык эшләр башкарылган. Баш зоотехник Айдар Әхмадуллин үз чыгышында реконструкция нәтиҗәсендә аерым савым залы булган 72 баш сыерга исәпләнгән торак төзелүен мастит һәм башка төрле йогышлы авырулар таралмасын өчен кулай булуын әйтеп узды. Терлек азыгының сыйфатын саклау йөзеннән ике таш-бетоннан эшләнгән азык траншеясы да сафка баскан. Димәк, сөтнең күләме дә, сыйфаты да арта барырга тиеш. Бу урында район башлыгы Рамил Нотфуллин «Сосна» хуҗалыгының тагын бер зур резервы бар икәнен ачыклап китте. Сүз — терлек азыгы әзерләү үзәген булдыру. Бу үзәкне нәтиҗәле эшләткәндә өстәмә 25-30 процент сөтне артык җитештерергә мөмкин булачак, диде ул.
2025 елда игенчелек тармагының эш нәтиҗәләре буенча «Сосна» күмәк хуҗалыгы район күләмендә мактаулы икенче урынга күтәрелгән. Җиргә сак караш, барлык агротехник чараларны вакытында үтәү, тиешенчә ашлама куллану, үсемлекләрне корткычлардан саклау, тәрбияләү — боларның барысы да соңгы нәтиҗәгә — игеннәрнең мул булуына ныклы тәэсир ясый. Бу очракта югары репродукцияле орлыкларны куллану — заман таләбе. 2024 елның көзеннән кертелгән ашламаларны да исәпкә алсаң, сосналылар 1 гектар чәчүлек мәйданына тәэсир итү көче белән 73 килограм ашлама кертә алганнар. 2026 елның уңышы тагын да мулрак булсын дигән максаттан, һәр гектар чәчүлек мәйданына тәэсир итү көче белән кимендә 80 килограмм ашлама тупларга уйлыйлар.
Үз чыгышында хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков, шулай ук баш агроном Илназ Габдрахманов бу тармакта борчыган мәсьәләләр булуын да яшермәделәр. Бу барыннан да элек кукуруз культурасын игүгә кагыла. Кукуруз орлыгын җитештерү иң әһәмиятле юнәлеш икәне билгеле. Хисап чорында бу культура 715 гектар мәйданда игелгән, аның 145 гектары суктырып алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 127 центнер, гомуми җыем 1836 тонна булган. Болары бик яхшы, әмма чит илдән кайтартыла торган орлык бәяләренең айлап түгел, көнләп үсүе икътисади яктан бу тармакның зыянга эшли башлавына китерергә мөмкин. 2026 елда үз илебездә чыгарылган кукуруз сортлары белән эшләүгә йөз тотарга мәҗбүр булачакбыз, диделәр чыгыш ясаучылар.
Бүгенге заманда хуҗалыкның һәр тармагын югары җитештерүчән заманча техника, җайланмалар белән тәэмин итмичә уңышка ирешү мөмкин түгел. Бу юнәлеш зур чыгымнар сораса да, сыйфатлы терлек азыгы аша, мул сөт сатып акча керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә. 2025 елда күмәк хуҗалык 21 миллион сумлык ике заманча трактор, 15 миллион 818 мең сумга чәчү комплексы, 7 миллион сумнан артык бәягә «Крона» печән прессы һәм 30 миллион сумнан артык бәягә төрле җир эшкәртү агрегатлары, җайланмалар алган. Лизинг аша 18 миллион 300 меңгә «РСМ-200» азык әзерләү комбайны, 6 миллион сумга роторлы ургыч һәм азык җыючы җайланма алынган. Яңа алынган техникаларның бәяләре 100 миллион сумга якын. Аларны югары җитештерүчән итеп, ватмыйча, тиешенчә файдалану механизаторлардан тора. «Сосна» хуҗалыгы үз эшләрен белеп, һәр эшне сыйфатлы итеп башкаручы тракторчылар, комбайнчылар, шофёрлар белән горурлана ала. Аларга хезмәт күрсәтүче машина-трактор паркы хезмәткәрләре дә районда мактаулы, бу юнәлештә хуҗалыкта даими тәҗрибә уртаклашулар үтеп тора.
Башкалардан аермалы буларак, «Сосна» хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков чыгышында хуҗалыкта файдаланыла торган пай җирләренә аерым игътибар бирелгән иде. Күмәк хуҗалыкның 4445 гектар чәчүлек җире бар, шуның 2770 гектары арендага алынган пай җирләре. Бер пай җире 5,4 гектар, аренда түләве 3780 сум була. Хуҗалык буенча гомуми пай жире өчен еллык аренда бәясе 1 миллион 912 мең 680 сум тәшкил итә.
Пай хуҗаларына акча белән хисап ясаганда бер пай жире өчен аренда суммасыннан елга 3200 сум акча шәхси хуҗалыкларны су белән тәэмин итү өчен тотыла. Исәпләнгән җир налогы өчен — 249 мең 234 сум, подоходный налог — 248 мең 446 сум, бакча эшкәртүгә 87 мең 400 сум акча тотылган. Шулай ук 347 мең 600 сумлык салам, 197 200 сумлык ашлык бирелгән, 782 800 сум су белән тәэмин итү өчен тотылып калынган.
Су белән тәэмин итү мәсьәләсе болай да хуҗалык җилкәсендә, ел дәвамында суга киткән ремонт, насос алыштыру өчен колхоз кассасыннан 1 миллион 823 мең сум акча тотылган, дип белдерде чыгыш ясаган җитәкче.
Ашаган белми, тураган белә, дип халык юкка гына әйтмәгән шул. 2025 елда тотылган барлык чыгымнар хуҗалык буенча 345 миллион сумнан артык. Әле моңа хезмәт хакын түләргә тотылган 80 миллион 291 мең сум акчаны да кушсак, тотылган чыгымнарны күзалларга була.
Дәүләттән алына торган субсидияләр, ярдәмнәр турында да онытмыйлар, хисап чорында 20 миллион 261 мең сумлык дәүләт ярдәме алынган.
Хисап җыелышына нәтиҗә ясаганда, район башлыгы Рамил Нотфуллин «Сосна» хуҗалыгының барлык күрсәткечләр буенча районда беренче өчлектә булуы куандыра, әле яңадан-яңа үрләргә ирешергә файдаланылмаган мөмкинлекләр дә бар, дип ассызыклады. Үз чиратында район авылның социаль үсешен тәэмин итү өчен якыннан ярдәм итә. Санап киткән күрсәткеч-ләр артында хуҗалык хезмәтчәннәренең, белгечләрнең, җитәк-челекнең аңлашып эшләве, тынгысыз хезмә-те ята. Уңышлар сезгә, диде ул.





