Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 10 якташыбызның орден-медальләре якыннарына тапшырылды.
Тантаналы чара яшьармиячеләрнең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды. Дәүләт гимннары яңгыраганда залда булучылар Ватан иминлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны хөрмәтләп искә алдылар.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре – матрос Денис Алексеев, рядовойлар Әнәс Исмәгыйлев, Руслан Краснов, Сергей Носов, сержантлар Константин Кузнецов, Степан Федоров, өлкән лейтенантлар Максим Паклин һәм Илдар Сәлимов, лейтенант Радик Фәрхетдинов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Леонид Сарновский “Батырлык өчен” медаленә лаек булды.
Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, якыннарына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссариаттан өлкән эксперт-белгеч Георгий Борисов тапшырдылар.
Разиф Галиевич һәлак булган егетләрнең гаиләләре, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
- Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Без кичә генә махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайттык. Алар катлаулы шартларда үзләрен аямыйча Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшәләр. Егетләр фронт линиясенең барлык нокталарында кыр шартларында хәрби бурычларын үтиләр. Тылдагыларның хезмәте аларга Җиңүне якынайтуда зур ярдәм итә. Шундый уллар үстергән әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Сезгә сабырлык, ныклык телибез, — диде чыгышында Разиф Галиевич.
Дәүләт бүләкләре батырлыкны тану символы гына түгел, ә һәлак булган геройлар истәлегенә тирән хөрмәт белдерү, шулай ук аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен раслау булып тора.





