06-03-2026

Апаста кабат салмыш шофер очраган

Апаста кабат салмыш шофёр очраган

Рамазан ае булуга карамастан, исерткечләр кулланучылар һәм шул хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар бар.

(5 март, “Апастово-информ”).

“Әгәр машина йөртүче беренче тапкыр исерек килеш автомобиль белән идарә итү өчен җаваплылыкка тартылса, бу административ хокук бозу буларак классификацияләнә. Җаваплылык Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.8 маддәсендә каралган. Исерек хәлдә идарә иткән яки идарә итүне исерек кешегә тапшырган өчен 45 мең сум күләмендә штраф һәм 18-24 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы яный.

Исерек хәлдә машина белән идарә итү икенче тапкыр башкарылса, хокук бозуны җинаять дип саныйлар. Бу хакта РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә язылган. Әлеге очракта штрафлар күләме зур”, — ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.