Татарстанда мошенниклар СВОда катнашучылар белән ялган никах теркәп, 36 миллион сум эшләгән
- 12.03.2026 14:58
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны алдаган бер төркем мошенникларны фаш иткәннәр.
Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов шул хакта белдергән. Аферист хатын-кызлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән никахлашкан булып, аларның банк карталарыннан акчаларын алып яткан.
Шул рәвешле барлыгы 36 миллион сум урланган. “Урланган акчаларның гомуми күләме бүгенгә 36 миллион сум тәшкил итә. Аферистлар, контракт төзеп, махсус операция зонасына китүчеләргә “кияүгә чыккан”. Шуннан “ирләренең” банк карталарын үзләренә алып калган һәм алар өчен түләүләр алган.
Хәрби һәлак булса яки яраланса, “хатынына” акча яуган. Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә тотыла”, – дип сөйләп иткән идарә башлыгы.







