Россиядә купальниктан төшкән фотолар өчен штраф кертергә тәкъдим иткәннәр
Россиядә социаль челтәрләрдәге фотоларга бәйле яңа бәхәсле инициатива яңгырады.
Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча федераль проект җитәкчесе Виталий Бородин интернетта су коену киемендәге фотоларны чикләргә тәкъдим иткән.
Аның фикеренчә, социаль челтәрләрдә “артык ачык контент” күбәеп киткән, ә интернеттагы контроль чаралары җитәрлек дәрәҗәдә эшләми. Шуңа күрә ул Роскомнадзорга махсус мөрәҗәгать юлларга ниятли.
Бородин тәкъдим иткән чаралар арасында купальниктагы фотоларны блоклау һәм мондый контент урнаштыручыларга зур күләмдә штрафлар кертү дә бар.
– Бүген социаль челтәрләргә керсәң, анда бер эротика диярлек. Патриотик контент бик аз калды. Шуңа күрә реаль штрафлар кирәк: беренче тапкыр – 2 миллион сум, икенче тапкыр – 10 миллион сум, – дип белдергән ул.
Аның сүзләренчә, мондый чикләүләр яшьләр психикасын саклау һәм “кабул ителмәслек контент” таралуны булдырмау өчен кирәк.
Шулай ук ул интернеттагы контентны катгыйрак контрольдә тоту кирәклеген әйткән һәм бүгенге яшь буынга социаль челтәрләрдәге материалларның зур йогынты ясавын ассызыклаган.
Әлеге тәкъдим социаль челтәр кулланучылары арасында инде бәхәсләр уятты. Берәүләр моны әхлак саклау дип бәяләсә, икенчеләре шәхси ирекләргә кысылу дип саный.





