Альберт хәзрәт Базанов: «Казан кебек шәһәр бүтән беркайда юктыр»
Ямал-Ненец округындагы Яңа Уренгой шәһәреннән Рухи мәгърифәтчелек үзәге директоры Альберт хәзрәт Базанов Казанга сәфәреннән хис-кичерешләрен «Татар-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты.
Ул «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында быел икенче тапкыр катнашкан.
«Мин үзем яртылаш башкорт, яртылаш татар. Быел икенче мәртәбә килүем. Җыенны бик яхшы оештырганнар. Казан кебек шәһәр бүтән беркайда юктыр, мөгаен. Казан бик ошый. Бик күп кешеләр белән күрешәбез, танышабыз», – диде Альберт хәзрәт.
Яңа Уренгойда исә, ул мәчеттә ифтарлар үткәрүе, вәгазьләр сөйләве турында әйтте. «Дингә тартылу белән бәйле вазгыять елдан-ел яхшырак кебек. Мәҗлесләргә вәгазьләр укырга күп чакыралар. Мин элегрәк Салехардта имам булып эшләгән идём. Анда күп татарларның туган телләрен белмәгәнен күрдем. Алар, «татар телен өйрәнәсе килә» дигәч, мин бер укытучы таптым, мәчеттә дәресләр үткәрергә урын бирдем. Бер ел дәвамында 35 ләп кеше татар телен өйрәнде», – дип сөйләде Альберт хәзрәт Базанов.
Ул Түбән Камада мәдрәсә тәмамлавын, хәзерге вакытта Россия ислам университетында читтән торып өченче курста укуын әйтте.





