Традицион бәйгенең район туры булып үтте
Кичә район мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән республикакүләм шәҗәрә фестиваль — бәйгесенең район туры булып үтте.
Исегезгә төшерәбез, әлеге мәртәбәле фестиваль — бәйге Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт коомитеты тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелеп килә. Традицион бәйгедә быел Сауш авылыннан Гарифуллиннар, Алан авылыннан Хөсәеновлар һәм Айдар авылыннан Батырбаева - Гарифовлар гаиләсе көч сынашты. Алар тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләргә һәм сәхнәдәге чыгышларга Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты директорының документларны саклау, исәбен алып бару, белешмә бирү һәм эзләү системасы буенча урынбасары Елена Глинских җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.
Фестивальне ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм безгә мәгълүм ведомство җитәкчесе урынбасары Елена Глинских катнашты һәм чыгыш ясады.
Фестиваль — бәйгенең барышы, аның җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.





