Кайбычта шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды
Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан ел саен «Эхо веков в истории семьи — Без тарихта эзлебез» шәҗәрәләр фестивале үткәрелә.
Әлеге бәйгенең максаты — үз нәселеңнең, халкыңның туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне яңарту һәм саклап калу, гаилә иҗаты традицияләрен үстерү.
Быелгы фестивальнең муниципаль этабында өч гаилә — Имәнле Бортастан Насыйбуллиннар-Биктимеровлар, Ульянководан Мышевлар, Багайдан Дмитреевлар- Корбановлар катнашты.
Алар милли гаилә ризыклары күргәзмәсен тәкъдим итте. Концерт номерын һәм шәҗәрә презентациясен үз эченә алган «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» визит карточкасын күрсәтте. Шәҗәрә ясау һәм анда гаилә династиясен тасвирлау, кадерле һәм истәлекле ядкәрләр турындагы материаллар, альбомнар булу да — бәйгенең шарты иде.
Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Ләйсән Миңнеханова сәламләде. Гаиләләрнең чыгышын Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары Оксана Комиссарова, Арсен Закиров һәм Полина Седова бәяләде.
Нәтиҗәдә, Мышевлар гаиләсе фестивальнең район этабы җиңүчесе булды һәм зона турында катнашу хокукын алды. Насыйбуллиннар-Биктимеровлар — икенче, Дмитреевлар — Корбановлар өченче урында. Фестивальдә катнашкан гаиләләргә акчалата сертификатлар тапшырдылар.





