Нур Баян исемендәге хуҗалыкта язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза
Бүген Пучы авылында Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында язгы чәчүгә әзерлек буенча семинар-киңәшмә уза. Чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм белгечләр катнаша.
Бүгенге көндә 2026 елда орлыкларны сынау үзенчәлекләре турындагы нотык белән районның Россельхозцентр җитәкчесе Әфка Сәрвәров чыгыш ясый. Үз чыгышында ул пробалар алу таләпләренә һәм кагыйдәләренә, ФГИС системасы аша заявкалар бирү срокларына, шулай ук орлык материалын сатканда авторлык хокукларын үтәү мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Чыгышы барышында Әфкар Сәрвәров орлыкларга фитоэкспертиза нәтиҗәләре буенча конкрет мәгълүматлар китерде. Мәсәлән, арпаның гомуми зарарлануы 46% тәшкил иткән. Ачыкланган авырулар структурасында: · фузариоз-4%; · гельминтоспориоз — 10%; · альтернариоз — 16%; күгәрек — 16% тәшкил итә.
Бу күрсәткечләр, Әфка Әбелгас улы сүзләренчә, орлык материалын чәчүгә әзерләгәндә һәм агулаучы матдәләрне вакытында кулланганда аеруча зур игътибар таләп итә.





