Алты айга кадәрге үгез бозауларны сатып алуга субсидия биреләчәк
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы елдан шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен яңа дәүләт ярдәме чарасы кертелүе турында хәбәр итә.
Аерым алганда, алты айга кадәрге үгез бозауларны сатып алуга субсидия бирү карала. Субсидия күләме бер баш малга 35 мең сумга кадәр тәшкил итә, әмма фактик чыгымнарның 50 процентыннан артмый. Бер шәхси ярдәмче хуҗалык 15 башка кадәр мал сатып алганда субсидия алу хокукына ия. Мәҗбүри шарт булып малларны юридик затлардан сатып алу тора. Шулай ук субсидия алучы сатып алынган үгез бозаулар санын субсидия алган көннән башлап өч ел дәвамында сакларга тиеш.
Хәзерге вакытта әлеге субсидияне бирү тәртибе ведомствоара килештерү узу стадиясендә. Субсидия алучыларны сайлап алу апрель ахырында үткәрү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, потенциаль гариза бирүчеләр белән эшне алдан ук оештыру, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эш алып баручы ышанычлы тәэмин итүчеләрне сайлауга аерым игътибар бирү зарур.
Моннан тыш, ана сарыкларны һәм яшь тана сарыкларны (яркаларны) асрауга да субсидия кертелә. Субсидия күләме бер баш малга 1000 сум тәшкил итә. Әлеге ярдәм чарасы 2026 елның 1 гыйнварына карата электрон мәгълүмат базасына (ЭПК РТ) кертелгән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә.





