28-03-2026

Алсу Абульханованың сольный концерты: ике кешегә бер билет, шәп дуэтлар һәм соңгы бройлер

Алсу Абульханованың сольный концерты: ике кешегә бер билет, шәп дуэтлар һәм соңгы бройлер

«Пирамида» концертлар залында Татарстанның халык артисты Алсу Абульханованың сольный концерты булды. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.

Халык артисты концертына һәркем зур өметләр баглап барадыр, мөгаен. Тере моңлы тавыш та ишетәсе, шоу да күрәсе килә бит. Моның барысын да эшли алмаган кеше андый югары дәрәҗәле исемнәргә лаек та түгелдер.

Оештыручылар редакциягә, ике журналистны һәм фотографны чакырып, билет җибәргәннәр иде. Ике журналистның билетына да бер үк урыннар куелган булып чыкты. Бәлки, ялгыш кына язганнардыр, дип, коллегамның янәшәсендәге буш урынга утырдым. Юк шул, ялгышмаганнар. Мин башка кеше урынына утырганмын булып чыкты. Урынның иясе – бер яшь егет килеп, билетын күрсәтте. Тик безнең хәлне аңлап, мине урыныннан төшермәде. Рәхмәт яугыры!Фотографыбыз белән дә шул ук хәл булды, аңа да сатылган билет «бүләк иткәннәр». Игътибарсызлык һәм хөрмәтсезлек инде бу.

Алсу Абульхинова «Пирамида» концертлар залын шыгрым тутырган, шәп программа да әзерләгән. Концерттагы дуэтлар да, соло чыгышлар да бер-берсенә охшамаган, һәрберсе үзенчәлекле булды. Алар турында тәфсилләбрәк язып китәрмен.

Сезнең белән күрешүемә бик шатмын. Шушы мизгелдә залда утырган һәрбер кунагыма зур рәхмәтене әйтәсем килә, сезнең алда баш иям. Бүгенге кичәбез матур гына, рәсми рәвештә түгел, ә үзебезчә, өйдәгечә, гади генә үтәр, дип өметләнеп калам. Әйдәгез, рәхәтләнеп җырлашып утырыйк, — дип башлады концертын җырчы. Ә аннары ике телдә «Сәлам, сәлам» җырын башкарды.

Русча җырлаганда бер дә акцент сизелмәде, ә менә татарча сөйләшкәндә, вакыт-вакыт мишәр диалекты бераз «калкып» чыккалады. Дулкынлануданмы, Рәмис Әймәтне «шагыйрә» диюе дә көлкерәк булды.

Концертка дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Залда тормыш иптәше белән Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Безнең республикабыз алга бара, лаеклы җитәкчеләребез бар. Тарихыбызны үз кулларыбыз белән, алтын хәрефләр кулланып язабыз. Шулар арасында иң лаеклысы – Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин. Аның бүгенге концертка килүе безнең өчен зур тамаша, лаеклы очрашу, – диде Васил әфәнде, һәм Алсу Абульханованы «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара берлеге медале белән бүләкләде.

Алсу Абульханова үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессына төрле илләргә чыгып, иҗатын күрсәтә алу мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен әйтте.

Концерт программасына тукталмый мөмкин түгел. Сәхнәдәге дистәләгән биюче, декорацияләр, Алсу Абульханованың берсеннән-берсе матур, һәр җырына туры килеп тора торган образлары – барысы да бик урынлы күренде. Быел декабрь аенда җырчыга 50 яшь тула икән. Еллар аны «алмый» бугай, шундый ук чибәр, зифа буйлы үзе. Концерт кунагы Лилия Хәмитова әйтмешли, «шундый матур булып була бит, «прямо» бесит».

Кич буена дуэтлар да галәмәт яңгырады. Алсу Абульханова Зөфәр Хәйретдинов, Гайфулла Авзалов, «Айфара» төркеме, Ринат Гәрәев һәм концерт директоры Илнур Әүхәтшин белән шәп «тандем»нар булдырган иде. Алсу концерт башында ук «сюрпризлар» күп була, дигән иде, чыннан да шулай булып чыкты.

Концертка җырчының күп иҗатташ дуслары, беренче продюсеры – Җәүдәт Гыйльманов, якташлары һәм укучылары килгән иде. Алсуга биргән чәчәкләр бер кибет ачарлык җыелды. Лаеш районыннан килгән бер тамашачы җырчыга тәмле күчтәнәчләр – соңгы бройлерын (үзе шулай әйтте), ике балык һәм бал тапшырды.

Алсу Абульханованың репертуарында төрле темаларга – мәхәббәт, туган як, мишәр кызлары, хәтта татар егетләренә кагылышлы җырлар бар. Алар белән беррәттән концертта күпләргә таныш «Мәхәббәтнең соңгы төне», «Сорама хәлләремне», «Пар алкалар» кебек «легендар» җырлар да яңгырады. Шулай ук, җырчы үзенең мәрхүм иҗатташ дуслары – Равил Харисов һәм Резедә Шәрәфиеваны искә алды.

Минем өчен концертның кульминацион мизгеле – Алсу Абульханованың Татарстан дәүләт камера хоры белән чыгышы булды. Алар бергәләшеп татарча попурри башкарды.

Алсу Абульханованың концертка ныклап әзерләнгәне күренә иде. Халык Илсөя Бәдретдинованың тиз-тиз кием алыштыруына шакката, ә Алсу ханымны күргәннәрме икән?! Биючеләре белән бергә бии, харизмасы да «агылып» тора. Бөтен игътибарны үзенә җәлеп итә алырдай чын халык җырчысы.

Бу концерт башкаларныкыннан тагын бер ягы белән аерылды – тамашачыларга календарьләр өләшмәделәр.

Бу репортажны укыгач, җырчының фамилиясен дөрес язмагансың, дип уйламагыз. Алсу ханым үзе шулай язарга кушты.

Абульханова ул – нәселебез фамилиясе. Бабамнар да, бабаның бабалары да, туганнарым да шул фамилия белән яшәгән, алар миңа аны ник бозадырасың, диләр. Ә Казанга килгәндә, мин 19 яшьлек студент кыз идём. Фамилияң дөрес түгел, син Әбелханова, диделәр дә, мин югалып калдым, каршы берни әйтмәдем. Һәм шуннан соң аны кем ничек теләде, шулай әйтте. Әгәр интернеттан эзләсәгез, анда фамилиямнең нинди генә варианты юк – Әбелханова, Абелханова, Абулханова һәм башкалар. Хәзер мин фамилиямне алай бозарга бирмим. Минемчә, исем-фамилиягә грамматика кагылмый. Паспортта Абульханова икән, димәк, шулай дөрес.