16-04-2026

Лениногорск районының авыл мөслимәләре вәгазь сөйләү осталыгында ярышты

Лениногорск районының авыл мөслимәләре вәгазь сөйләү осталыгында ярышты

Әхлак тәрбиясен алга куеп.

Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә “Әйтер сүзем бар сезгә” дигән бәйге үтте, быел аны пәйгамбәребезнең күркәм холкына багышладылар. Бу хакта мөхтәсибәт хәбәр итә.

Чараны Лениногорск мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов үтемле вәгазе белән ачып җибәрде.

Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәребез тормышы һәм аның күркәм сыйфатлары турында видеороликлар күрсәтелде.

Аннары 12 авыл вәкиле 12 төрле әдәп әхләк темаларына чыгыш ясадылар – вәгазь сөйләделәр. Шулар арасында: пәйгамбәребезнең хатыннарга, ятимнәргә, физик яктан кимчелекләре булган кешеләргә карата мөнәсәбәте, юмартлык, сабырлык хакында, олыларга хөрмәт күрсәтү, сәләмләү, ашау-эчү, тел, йокы әдәпләре кебек темалар яктыртылды.

Жюри әгъзалары төрле яклап бәяләгәннән соң 3 призлы урын билгеләделәр. Бәкер авылыннан Рәхилә ханым, Шөгердән Гөлнур ханым һәм Куакбаштан Алсу ханым аерым бүләкләргә ия булдылар. Башка катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Авыл мөслимәләрен соңыннан ашханәдә тәмле сыйлап, бергә дога кылып, озаттылар.

Катнашучылар һәм бәйгегә килүчеләр чара бик матур һәм файдалы үтте дип бәяләделәр.

фотолар: мөхтәсибәттән

фотолар: түбәндә, ГАЛЕРЕЯ бүлегендә