19-06-2026

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мөселманнарга сакалны тулысынча кыру – тыелган»

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мөселманнарга сакалны тулысынча кыру – тыелган»

Мөселманнар чит кешеләр янында тәннәренең кайсы өлешләрен мәҗбүри капларга тиеш? Нинди кием кияргә ярамый? Ир-егетләр өчен сакал мәҗбүриме? Мөселман кешесенең тышкы кыяфәте турында бу һәм башка сорауларга «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

«Мөселманнар тәннең кайбер өлешләрен мәҗбүри капларга тиеш»

Рөстәм хәзрәт, исламда кешенең тышкы кыяфәтенә нинди таләпләр бар?

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаху галәйһи вә сәллам өйрәткәнчә, тәнебезнең әйтик, хатыныбыздан тыш, беркемгә дә күрсәтергә тиеш булмаган өлешләре бар. Ир-атларда бу кендектән тезгә кадәрге өлеш. Хатын-кызларның кул чукларыннан һәм йөзләреннән кала, бөтен җирләре дә капланган булырга тиеш. Кемдер бу сүзләрне ишетеп: «Хәзрәт, сез нәрсә? Хәзер заманча гасыр бит», – дияр. Без, дин әһелләре, Аллаһыбызның бу хакта ни әйткәнен, бу хакта Коръәндә ничек язылганын һәм моны сөекле Пәйгамбәребез салләллаху галәйһи вә сәлламнең ничек аңлатканын төшендерергә тиеш.

Кеше һәрвакыт чиста-пөхтә йөрергә тиеш. Мәсәлән, без Пәйгамбәребез салләллаху галәйһи вә сәлламнең һәрвакыт сакалы булганын беләбез, тик бу сакал һәрвакыт каралган-тәрбияләнгән булган. Пәйгамбәр салләллаху галәйһи вә сәлламнең кесәсендә һәрвакыт тарак булган, ягъни ул чәчләрен, сакалын карап торган. Шулай ук аның кесәсендә теш чистарткыч та булган, ул авыз куышлыгын һәрчак карап торган.

«Хатын-кызларның киеме игътибар җәлеп итәрлек булмаска тиеш»

Мөселманнарга нинди төстәге киемнәр кимәү хәерле?

Ир-атларга килгәндә, төсләр буенча тыюлар юк. Пәйгамбәребез салләллаху галәйһи вә сәлламнең яраткан төсләре бар, болар: ак, кара һәм яшел төсләр.

Хатын-кызларга килгәндә, аларның киеме игътибар җәлеп итәрлек булмаска тиеш. Пәйгамбәр салләллаху галәйһи вә сәллам хатын-кызларга кызыл төсне тыйган. Кызыл төс шундук күзгә ташлана, аңа бөтен кеше игътибар итә. Мөслимәләрнең киеме гәүдәгә, аның сыгылмаларына беркем дә игътибар итмәслек тиеш.

«Без ачык төстәге кием кию гадәтен кайтарырга тиеш»

Ә кара киемнәр ничек? Ул да үзенә игътибар җәлеп итә бит.

Безнең киемнәрдә тарихи үзенчәлекләр бар. Әйтик, безнең татар халкын һәм Казандагы, Татарстандагы яки Россиядәге бөтен мөселман халыкларын алсак, бездә хатын-кызлар кара кием киеп йөрергә тиеш дигән норма булмаган. Бездә һәрвакыт ачык, аксыл төстәге кием кигәннәр, бәйрәмчә кием булса чигүле чәчәкләре булган.

Әйе, дөрес әйтәсез, кара кием күзгә ташлана. Бигрәк тә кайбер кызлар йөзләрен тулысынча каплый һәм без аларга шундук игътибар итәбез. Шуңа күрә хәзерге заманда диңгез аръягыннан килә торган мода белән мавыкмыйча, үз халыкларыбызның гореф-гадәтләренә кире кайтырга һәм милли төсләрдәге киемнәр кияргә тиеш.

Мөслимәләр кеше арасына чыкканда косметика куллана аламы? Әллә бу да игътибарны җәлеп итәчәкме?

Монда косметика куллану һәм бизәнүне аерып карарга кирәктер. Әгәр бу ниндидер җитешсезлекләрне генә каплый торган макияж яки кояштан саклый торган крем икән, бу әлбәттә рөхсәт ителә, тик игътибар җәлеп итмәскә тиеш.

Чәчләрне буятырга ярыймы?

Ир-атларга килгәндә, Пәйгамбәребез салләллаху галәйһи вә сәллам безгә, ир-атларга, чәчләрне кара төскә буятуны тыйган. Кайбер ир-егетләр яшьрәк күренергә теләп, чал чәчләрен буйый. Миңа 40 яшь һәм чәчләрем тулысынча диярлек чаларган. Әйе, кайвакыт чал чәчне буяту теләге булып ала. Әмма, шул ук вакытта чал чәч – ир-егетләрне бизәп тора ул.

Хатын-кызлар исә, әгәр чал чәчләреннән ояла икән, чәчләрен теләсә нинди төскә буята ала.

«Сакал йөртү – сөннәт, ә аны тулысынча кыру тыелган»

Мөселман өчен сакал йөртү мәҗбүриме әллә хупланыла торган гамәлме?

Безнең хәнәфи мәзхәбендә сакал – сөннәт, ягъни, хупланыла торган саваплы гамәл.

Шуны истә тотарга кирәк, сакалны тулысынча кыру тыела. Мәсәлән, кыл сакал булырга, аннан әз генә озынрак булырга мөмкин, тик һәр очракта каралган, пөхтә булырга тиеш. Ә сакалны тулысынча кырып бетерү исламда тыелган. Кыскартып тору рөхсәт ителә.