Яз ашыкмый: Татарстанда җылылык кайчан башлана?
Татарстанда климатик яз 20 марттан соң гына ныклап урнашачак.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.
Белгеч сүзләренчә, климатик яз башлану өчен төп шарт — уртача тәүлеклек һава температурасының 0 градустан югары булуы. Нәкъ менә шул күрсәткеч язның рәсми рәвештә “килүен” билгели.
Шулай да табигать ашыкмый: кар һәм боз капламы саклану сәбәпле, фенологик яз — ягъни табигатьнең уянуы — соңрак башланачак. Елгаларда боз кузгалу да апрель уртасыннан иртәрәк көтелми.
Димәк, календарь буенча яз җитсә дә, җылылык урнашуына бераз сабыр итәргә туры киләчәк.




