Төтен белән агуланган 7 кешенең мәетен тапканнар
Пенза өлкәсендә күпфатирлы йорттагы торакта төтен белән агуланган 7 кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта «ТАСС» төбәк прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.
Бу коточкыч хәл Мокшанск районы Заречная авылындагы килеп чыккан.
Төбәк башлыгы Олег Мельниченко әйтүенчә, фаҗиганең башлангыч сәбәбе төтен юлы төзек булмауга бәйле.




