18-04-2026

50 ел хезмәт итәчәк: «РГК» компаниясе коммуналь тармак өчен яңа технологияләр тәкъдим итә

50 ел хезмәт итәчәк: «РГК» компаниясе коммуналь тармак өчен яңа технологияләр тәкъдим итә

Казандагы «РГК» компанияләре төркеме заводында ике инновацион җитештерү ачылды. Аның эшчәнлеге белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, журналистлар да танышты.

Безгә гамәлдәге коммуникация челтәрләрен ремонтлауда кулланыла торган анкер листлар, чыдам полимер корылмалар җитештерүне тәкъдим иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, анкер листны куллану инженерлык челтәрләренең хезмәт итү вакытын арттыра һәм эксплуатация чыгымнарын сизелерлек киметә.

Анкер листы канализация, коелар һәм резервуарлар кебек гидротехник корылмалар төзегәндә кулланыла. Аның теләсә нинди мохиткә чыдам булуы исәбенә корылмаларның хезмәт итү вакыты 50 елга кадәр арта һәм эксплуатация чыгымнары 40-60 процентка кими. Бу проектны булдыру төбәк өчен дә мөһим әһәмияткә ия. Моңа кадәр бездә полимер анкер листы җитештерелми һәм илнең башка субъектларыннан алына иде.

Шулай ук пластификацияләнмәгән поливинилхлоридтан профиль җитештерүне күрсәттеләр. Әлеге технология Россия өчен гаять яңа, җитештерә башлаганга 5 ел гына. Әмма башка илләрдә инде күп еллар кулланыла. Бу канализация челтәрләренең искергән участокларын агымын туктатмыйча гына ремонтларга мөмкинлек бирә. Профиль канализация челтәрләренең искергән участокларын траншеясыз спираль-навив технологиясе ярдәмендә ремонтлау өчен кулланыла.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин:

«Татарстанда инфраструктураны модернизацияләү федераль һәм Рәисебез Рөстәм Миңнеханов инициативасы булдырылган республика программалары кысаларында алып барыла. Бу эштә төп басым инженер-коммуналь челтәрләренең авария хәлендәге участокларын төзәтүгә юнәлтелгән. Узган елда башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 500 чакрым чамасы коммуникацияләрне алмаштыра алдык. Әлбәттә, заманча «РГК»да җитештерелгән технологияләр ярдәмгә килде һәм алар уңышлы итеп кулланылды», – дип белдерде ул.

«Җитештерү, фән һәм чимал эшкәртү берләшкәндә – яңа импульс булачак»

ТР Cәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов:

«Бүгенге көндә полимерны эшкәртүчеләр алдында икътисад үсешенә лаеклы өлеш кертү бурычы тора. «СИБУР» «РГК» уңышлы эшли. Җитештерү, фән һәм чимал эшкәртү өлкәләре берләшкәндә – яңа импульс булачак», – диде Гуcьков.

«РГК» компанияләр төркеме генераль директоры Ленар Гыйльметдинов исә уникальлек һәм җитештерүнең халык өчен файдасы хакында сөйләде:

«Бу эшләр «Газпром» компаниясенең импортны алмаштыру программасы кысаларында алып барыла. Шулай ук без яңа лаборатория эшләтеп җибәрдек. Бүген эшләтеп җибәргән технология монтаж эшләрен дә тизләтәчәк, материаль яктан да отышлырак. Билгеләп китик, полимер һәм анкер листлар җитештерү – «РГК», «АрсеналГидро» һәм «ПРОФИ» компанияләренең уртак проекты булып тора», – дип сөйләде ул.

«АрсеналГидро» оешмасы директоры Алсу Зәйнуллина, әлеге яңа төр җитештерүнең икътисад һәм инфраструктура ягыннан шактый отышлы алым булуын әйтте. Ә «СИБУР» оешмасының «Инженер һәм юл инфраструктурасы» дивизионы директоры Руслан Хәйруллин сүзләренчә, чимал җитештерү тармагында дәүләт һәм бизнес өлкәләре бергәләп эшләгәндә генә эшләр көйле бара.

«Бергәләп эшләгәндә генә стабильлек була ала», – ди Хәйруллин.

Халык көнкүрешен яхшырту өчен

Ике проект та илдәге һәм төбәктәге җитештерү компетенцияләрен үстерү, технологик бәйсезлекне ныгыту һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен үзебезнең продукция ассортиментын киңәйтү буенча системалы эшкә керә.

Әлеге җитештерүләрнең заманча форматларда эшне тагын да яхшыртуы, яңадан-яңа алымнар белән эш итүе – барысы да халык өчен, үз күзләребез белән күрдек. Алар халыкны өзлексез һәм сыйфатлы су, канализация челтәренең өзлексез эшләве белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк. Аварияләрне сизелерлек киметәчәк, шулай ук су бүлү системасының нәтиҗәлелеген арттырачак, диләр белгечләр. Язып үткәнчә, Татарстанда объектларны һәм инженерлык челтәрләрен модернизацияләү белән эзлекле рәвештә шөгыльләнәләр, эшләр федераль программалар исәбенә дә башкарыла.

  • «РГК» компанияләр төркеме — полимер торбалар, фитинглар, тышкы газ, су һәм су үткәрү челтәрләре өчен коелар, җылылык һәм электр челтәрләре, пульпопроводлар җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Икенче ел рәттән «РГК» елына 45 мең тонна чамасы күрсәткеч белән полимерлар эшкәртү күләме буенча Россиядә ышанычлы рәвештә икенче урында тора.
  • «АрсеналГидро» ҖЧҖ — чистарту корылмалары, су белән тәэмин итү системалары, хуҗалык-көнкүреш, сәнәгать һәм яңгыр суларын агызу өчен полимер анкер листы белән футерланган тимер-бетоннан модульле гидротехник корылмаларны җитештерүче предприятие. Компаниянең Казанда һәм Мамадышта үз җитештерү базалары бар. Фәнни лаборатория булу һәм продукциянең ГОСТ һәм СП таләпләренә туры килүен катгый контрольдә тоту компания карарларының югары ышанычлылыгын һәм озак вакытлы булуын раслый.