23-05-2026

Халык көче — фронтка терәк: Актаныштан чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты

Халык көче — фронтка терәк: Актаныштан чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты

Бүген «Актаныш хәрәкәте» волонтёрлары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Әлеге изге эшкә әзерлек бер айдан артык дәвам итте: фронтка җибәреләчәк һәр тартма, һәр төргәк ярдәм — уртак тырышлык, ихлас күңел җылысы нәтиҗәсе.

Актаныш халкы әзерләгән гуманитар ярдәмне Чаллы шәһәрендәге Хокук тәртибе гаскәрләре берлеге волонтёрларының йөк автомобиле килеп алды. Аларны Актаныш халкы ихлас каршы алды. Шимбә, ял көне булуга да карамастан, йөк төяргә Чечен сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук районда яшәүче ир-егетләр күмәк булып җыелып килгәннәр. Барысы да бер максатка берләшеп, кулга-кул тотынып эшләде — бу күренеш үзе үк халкыбызның ныклыгын, бердәмлеген чагылдыра.

Волонтёр Илина Арсланова билгеләп үткәнчә, район халкының ярдәмчеллеге аеруча сокландыра:

— Кайчак бераз тынлык сизелсә дә, ярдәм кирәк дип хәбәр итүгә үк кешеләр шунда ук кушыла. Бүген, мәсәлән, иртән солдатларга эчәр су кирәк дип язган идём — берничә сәгать эчендә бик зур күләмдә су китерделәр. Без һәр ярдәм итүчене билгеләп барабыз, һәркайсының өлеше безнең өчен кадерле, — ди ул.

Баштан ук гуманитар ярдәм Курск һәм Белгород юнәлешләренә дип планлаштырылган. Бүген ул Чаллыга озатылды, анда йөк яңадан барланып, тәртипкә салынып, башка районнардан- мөслим, Сарман, Тукай районы, Чаллы шәһәреннән кҗыелган ярдәм белән берләштереләчәк. Аннары 5 тонналы зур машина белән юлга кузгалу көтелә.

Актаныш волонтёрлары фронттагы якташларыбыз белән даими элемтәдә. Курск якларында, Обоянь шәһәрендә һәм Белгород өлкәсендә эшләүче волонтёрлар белән турыдан-туры хәбәрләшеп, ярдәмнең төгәл адресатларга барып җитүе тәэмин ителә.

— Безнең өчен илебезне саклаучы һәр солдат — үз улыбыз кебек якын. Шуңа күрә ярдәм һәркемгә барып ирешсен дип тырышабыз, — диләр алар.

Җибәрелгән ярдәм составында маскировка челтәрләре, эчәр су, азык-төлек (чәк-чәк, сохари, чәй), кием-салым, юеш салфеткалар, носкилар, перчаткалар, хәтта Актаныш балы бар. Боларның һәркайсы — фронттагы егетләргә терәк, туган як җылысының бер кыйпылчыгы.

Бу изге эштә авылларыбыз да читтә калмый. Соңгы айда Яңа Әлем, Мари Суыксуы, Татар Суыксуы, Югары Яхшый, Табанлыкүл, Әтәс, Чалманарат, Күҗәкә, Аеш авыллары аеруча актив катнашты. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыкты. Аерым билгеләп үтәргә кирәк: Пучы авылы халкы бу юлы да үрнәк булырлык активлык күрсәтте.

Балалар иҗат үзәгендә маскировка челтәрләре үрү эшләре дә өзлексез дәвам итә. Язгы бакча эшләренең кызган мәле булса да, өлкән буын апаларыбыз көн саен җыелып, куллары белән егетләргә ярдәм әзерли. Алар чәйләр төргәкли, посылкалар тутыра, кулдан килгән һәр эшне башкара.

Шундый фидакарьләрнең берсе — Разыя Фәрдиева. Ул бүген дә башка хатын-кызлар белән бергә җыелып, Җиңүгә үз өлешен кертергә килгән.

— Без монда даими йөрүчеләр. Аллага шөкер, килүчеләр күп. Көн саен җыелышабыз, ике сәгать эчендә эшләп кенә калмыйбыз — аралашабыз, бер-беребезгә терәк булабыз. Безнең эш челтәр үрү белән генә чикләнми: күпме посылкалар әзерлибез, чәйләр ясыйбыз. Ишекләребез һәркемгә ачык — теләге булган һәркем килеп кушыла ала, — ди ул.

Апаларның теләкләре бер: егетләребез исән-сау булсын, туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар. Сугышлар туктасын, тынычлык урнашсын.

Чыннан да, мондый бердәмлек, ихласлык, ярдәмчеллек булганда, без теләсә кайсы авырлыкны да бергәләп җиңә алабыз. Бу изге эштә катнашучылар саны көннән-көн арта, һәм Актаныш халкының бердәмлеге тагын бер кат ачык күренә.