Миңнезәкия апага 100 яшь тулды
Бүген тыл һәм хезмәт ветераны Гыйльметдинова Миңнезәкия Галимулла кызы гасыр чиген узганнар сафын тулыландырды. Хөрмәтле ветеранга 100 яшь тулды.
- Әллә эссе һава торышы тәэсир итте, әллә олыгаюы җитте, бу араларда авырып, ятыбрак тора әле. Моңа кадәр гел хәрәкәттә булды, — диде юбилярның улы Айдар.
Зәкия әби шушы яшенә кадәр актив тормыш белән яшәде. Балалары эштән кайтуга чәен дә куеп тора, ихатада күзгә күренгән эшләрне дә башкара иде. 95 яшенә баргач та, сокланып кайткан идек.
Ветеранны олуг гомер бәйрәме белән Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова тәбрикләде. Ул, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм шәхсән үз исеменнән изге теләкләрен җиткерде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре, бәйрәм күчтәнәчләре, чәчәк бәйләме тапшырды. Без дә Зәкия әбине туган көне белән котлыйбыз, балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә тагын озак еллар яшәвен телибез.




