04-02-2026

Татарстанның халык артисты Равил Галиев: «Минем өчен тавыш бирмәгез!»

Татарстанның халык артисты Равил Галиев: «Минем өчен тавыш бирмәгез!»

Җырчының телеграмм каналын бозганнар.

Кичә аның исеменнән бик күпләргә: «Шушы сылтама белән кереп миңа тавыш бирегез», – дип смс хәбәрләр килде.

– Моны төрле кеше төрлечә кабул итте. Кайберләре шунда ук бу хәбәрнең спам икәнен аңлады. Туганнарыбыз арасында тавыш бирүчеләр дә, шул хәбәрне таратучылар да булды. Аллаһка шөкер, алай зыян күрүче юк. Мондый хәбәрләр килгәндә яшьрәк кешеләр белән киңәшергә кирәк. Шунда ук белмәгән сылтама буенча кермәскә кирәк, – диде җырчының хатыны Ландыш Галиева.

Ул иренең хастаханәдә кардиология бүлгендә ятып чыгыун да әйтте. «Приступ булгач хастаханәгә алып киттеләр. Аллаһка шөкер, куркыныч чир булмады. Әзрәк дәваланып чыкты. Илгиз Закиров белән күрше палаталарда яттылар», – диде ул.

Равил үзе бу арада иҗатташ дусты Резидә Шәрәфиеваны искә алу концертын оештыру белән мәшгуль.

«Акыллы булыгыз, спамнарга алданмагыз. Минем өчен беркайда да тавыш бирергә кирәкми», – диде Равил Галиев.