Казанда 30 яшьлек хатын-кыз югалды: полиция һәм туганнары ярдәм сорый
Казанда 30 яшьлек Тамара Волкованы эзлиләр. Ул 9 февраль көнне иртән Авиатөзелеш районындагы өеннән чыгып киткән һәм шул көннән бирле элемтәгә чыкмаган.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызны эзләү турында гаризаны полициягә аның ире тапшырган.
Югалган вакытта Тамараның өстендә:
-
кара-соры куртка,
-
зәңгәр джинслар,
-
кара ботинкалар,
-
аксыл-соры бүрек булган.
Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, ул югалган вакытта Максимов, Ленинград, Копылов, Побежимов урамнары тирәсендә булырга мөмкин.
Тамара Волкованың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарны (800) 700-54-52 яки 112 номерлары буенча шалтыратырга сорыйлар. Шулай ук әлеге районнар аша узган машина йөртүчеләргә видеорегистратор язмаларын карау үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.
Полиция һәм туганнары битараф булмаган кешеләрдән ярдәм көтә.





