«25 градус суыкта эштән соң салкын душ кереп килдем»
Шәһәрдәшебез Фәнис Нуриев «Шәһри Чаллы»дан Пятачок»ларның берсен дә калдырмыйча йөрүчеләрнең берсе.
Соңгы килүендә ул 25 градус суыкта эштән соң салкын душ кереп килдем дип сөйләде. Фәнис абыйга 54 яшь, инде 30 елга якын ул сәламәтлеген чыныктыра.
«Салкын су белән коенам. 90 нчы елларда армиядән кайттым да суыклар башланганда йөткерә башлый идём. Сәламәтлегемне кайгыртып, чыныгырга булдым. Душтан соң, мунчадан соң салкын су белән коенам. Кама буенда “Здравница” дигән мунча да бар бит. Шунда парда җылынам да, чыгып чишмәдә коенам. Анда ешрак барырга тырышам. Салкын су кешене яшәртеп җибәрә бит, суык тиюдән дә саклый. Файдасын күрәм. Тимераякта да, чаңгыда да йөрим, фитнеска да йөрим “, ди ул.
Тагын бер яраткан шөгыле – сәяхәт итү. Төркиядә, Сочида, Абхазиядә, Вьетнамда ял иткән.
Фәнис абый ялгызы гына яши, шуңа ашарга да үзе пешерә. ЧПУ станокларын ремонтлаучы оста аш бүлмәсендә үзе әйтмешли “профессиональ пешекче”гә әйләнә.
“Любой нәрсәне пешерәм, җәен пироглар, бәлешләр дә салам. Токмачны да үзем кисәм әле, кибетнеке барыбер икенче төрле, өйнеке тәмлерәк. Хатын-кызларныкы кебек юка булмаса да, бик тәмле”, дип сөйләде үзе турында Фәнис Нуриев.
Үзе тумышы белән Мөслим районы Карл Либкнехт исем. кечкенә послелоктан, әмма хәзерге көндә авылы беткән инде, анда беркем яшәми. Фәнис Нуриев киләчәктә үзенә ошаган хатын-кызны очратып бергә тормыш итәргә хыяллана.





