Әмир авылы яшьләре шатлыкта да, кайгыда да бердәм
Без, өлкән буын вәкилләре, еш кына яшьләргә карата тәнкыйть күзлегеннән карыйбыз. “Булдыксызлар” дияргә яратабыз. Әмма Әмир авылы мисалы бу фикерләрнең ялгыш булуын ачык күрсәтә.
1980-90 нчы елларда туган әмирлеләр – чын мәгънәсендә тормыш яратучы, актив, максатчан буын. Алар кайда гына эшләмәсен: төрле тармакларда, җаваплы вазифаларда – туган авыллары белән элемтәләрен өзмиләр. Киресенчә, аны үстерүгә үз өлешләрен кертергә омтылалар.
Изге Рамазан аенда мәчеттә ифтар мәҗлесләре уздыру инде матур традициягә әверелде. Әлеге саваплы эшләрне оештыруда нәкъ менә шушы буын вәкилләре башлап йөри: акча җыялар, ризык әзерлиләр, кунакларны каршы алалар. Бу – бердәмлекнең һәм иман ныклыгының күркәм үрнәге.
Авылда кайгылы хәл булса да, алар читтә калмый. Зиратта кабер казу эшләрендә иң беренчеләрдән булып шушы егетләр катнаша. Кышкы суыкта да, җәйге эсседә дә алар ярдәмгә ашыга. Моның өчен мактау да, чакыру да кирәкми – барысы да күңел кушуы буенча башкарыла.
Бу буынның тагын бер көчле ягы – дуслык. Балачактан бергә уйнап үскән яшьләр бүген дә аралашып, киңәшләшеп яши. Шатлыкта да, кайгыда да бергә булу – алар өчен тормыш кагыйдәсе.
Шәхси тормышта да алар үрнәк: һәркайсы диярлек нык гаилә корган, балалар тәрбияли, хезмәттә уңышларга ирешә.
Әмир яшьләре – авылның горурлыгы. Мондый уңган, бердәм, иманлы яшьләр булганда, авылның киләчәге өметле һәм якты.
Гөлшат Әгъләмова.
Әмир авылы





