Фаҗигале авария: ике бала ятим калган, гаепле йөртүчегә хөкем карары чыгарылды
Юлда барысы да гадәттәгечә башлангандыр, мөгаен.
Бер машина — үз юлыннан, икенчесе — ашыга, ашыга алда баручы зур йөк машинасын узып китәргә ашыккан. Бер мизгелдә кабул ителгән ялгыш карар һәм бер гаилә өчен тормыш мәңгегә икегә бүленгән: “моңарчы” һәм “моннан соң”.
Әлеге фаҗига Татарстан юлларының берсендә, Алексеевск — Югары Колок — Базяк — Тукай трассасында булган. Екатеринбургтан килгән 36 яшьлек машина йөртүче, алда барган йөк машинасын узып китәргә тырышып, каршы як юлга чыккан. Шул мизгелдә ул каршыга килүче Volkswagen Polo белән бәрелешкән. Берничә секунд эчендә бәрелеш. Тимер тавышы. Тузан. Тынлык. Volkswagen Polo машинасындагы ир белән хатын шул урында ук һәлак булган. Аларны өйдә 5 һәм 10 яшьлек сабыйлары көткән. Хәзер аларның тормышы да “икегә бүленгән”. Әти-әниләре кире кайтмаячак.
Гаепле йөртүчегә шул көннәрдә суд карары чыгарылды, ул 3 елга колония-поселениегә хөкем ителде, зыян өчен 2 миллион сум акча да түләтеләчәк.
Ләкин бернинди җәза да, бернинди акча да әти-әнине кире кайтармый.





