05-08-2026

Татарстанның 13 районында суга батучылар саны арткан

Татарстанның 13 районында суга батучылар саны арткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова әйтте.

«Ел башыннан бирле республиканың Яшел Үзән, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Биектау, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Апас районнарында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә суда батучылар саны артты», – диде ул.

Регина Гаязова әйтүенчә, бәлагә китерән төп сәбәп – махсус җиһазландырылмаган урыннарда суга керү. «Быел моңа бәйле 19 үлем очрагы теркәлде. Шул исәптән, 6 баланың гомере өзелде. Тагын бер кат искәртәбез: ял өчен җиһазландырылмаган урында суга керү тыела. Бу хакта кисәтүче махсус билгеләргә игътибар итмәүчеләргә 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный», – диде ул.