Рөстәм Миңнеханов: «Газпромбанк - Татарстанның ышанычлы партнеры»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның «Төбәкләр үсеше драйверы буларак технологик лидерлык: нефть-газ химиясеннән алып биоикътисадка кадәр» темасына эшлекле иртәнге ашында катнашты.
Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2026 кырларында узды. Модераторы — Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Газпромбанк — Татарстанның ышанычлы партнёры һәм республиканың банк секторында иң эре уенчыларның берсе, аның белән хезмәттәшлек 15 елдан артык исәпләнә.
"Бүген банк — кредит-финанс учреждениесе генә түгел, ә безнең предприятиеләрнең тулы кыйммәтле технологик партнёры. Аның иң эре клиентлары арасында безнең лидерлар бар, аларның проектлары технологик алгарышны һәм инвестицион җәлеп итүчәнлекне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә", — диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм банк бергәләп ислам финанславын үстерәләр, биотехнологияләр, ясалма акыл һәм автоматлаштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыралар. «Бүгенге тема инновацияләр, нәтиҗәлелек һәм экологик яктан чиста булу аша сәнәгать тармакларын үстерү буенча хезмәттәшлек векторын тулысынча чагылдыра", — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук банкның социаль һәм хәйрия программаларында, спорт һәм мәдәни чараларда катнашуын билгеләп үтте.
Эшлекле иртәнге аш кысаларында катнашучылар нефть, газ, химия комплексының алга таба үсеше, шулай ук нефть, газ, химия һәм биоикътисад киселешенең перспективалы өлкәләре турында фикер алыштылар.





