14-09-2026

Табиб ни өчен күз кабагы тартуын аңлатты

Күп кабагы тарту кайвакыт “Ашыгыч ярдәм” чакыртуны таләп иткән җитди чир турында сөйләргә мөмкин.

Әмма күпчелек очракта алҗу билгесе генә бу. Офтальмолог Алексей Казбан “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, гадәттә киеренке эшләү, смартфон һәм компьютердан озак файдалану сәбәпле шулай булгалый. Мондый очракларда киеренкелекне киметү, шулай ук ял һәм йокы режимын җайга салу да җитә. Ягъни бернинди махсус дәвалану яки табиб киңәше таләп ителми.

“Сәламәт кешедә күз кабагы тарту нерв-мускул җепселләренең киеренкелектә булуына бәйле. Стресс, туйганчы йокламау гына түгел, бәлки әле кофеинны күп куллану да күз кабагы тартуга китерергә мөмкин, – дигән офтальмолог. – Бу хәлнең берничә көн һәм кайвакыт берничә атна дәвам итүе бар”.

Офтальмолог сүзләренә караганда, мондый билгенең сәбәбе башлыча, киеренкелектә эшләү сәбәпле, алҗуга гына кайтып кала. Әмма кайбер очракларда күз кабагы тарту җитди чирнең башлануы турында сөйләргә мөмкин.

Бу очракта табибка күренергә, ә кайвакыт хәтта “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк, дигән ул. Гадәттә бер күз кабагы гына тарта. Ә инде бер үк вакытта ике күз кабагы да тартса, яки битнең башка мускулларында да тарту барлыкка килсә, озакка сузмыйча табибка күренергә кирәк. “Күз кабагы тартуга бит мускулларының хәлсезләнүе яки оюы, сөйләмгә зыян килү, начар күрә башлау, бик нык баш авырту, күз кабагы асылынып төшү яки битнең бер ягы кыйшаю да өстәлсә, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакырту таләп ителә”, – дип өстәгән Алексей Казбан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.