Балтачта чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл ачылды
- 24.08.2026 10:59
Балтач районының Алан авылында сугышчан хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Элекке әфганчы, шушы авыл егете Ренат Нурисламов идея биреп кенә калмый, үзе башлап йөри. 6 егетләре Әфганстанда, 3 егетләре Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 31 авылдашлары чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, 6 егетләре СВО да катнашып, арада һәлак булучылар да, хәбәрсез югалучы да булгангамы, авыл халкы һәйкәл төзү идеясен бердәм күтәреп ала, хәләл көчләре белән дә, акчалата да ярдәм итә. Һәйкәл төзелешенә районда яшәүче әфганчылар һәм чик буе гаскәрләре ветераннары да матди ярдәм күрсәтә.
Менә шундый уртак тырышлык белән сафка баскан әлеге һәйкәл ачылышы Алан халкы өчен генә түгел, районкүләм зур тантанага әйләнгән. Әлеге чарада башкала кунаклары да катнаша.





