«Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларына 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән
Техник юнәлешкә мәктәптә үк яңа караш. Республикада тормышка ашырыла торган «Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларына 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Узган ел укучыларга премия өчен 10 миллион сум тотылган. Быел да алар 50–60 мең сум грант ота ала. Укытучыларга да ярдәм бар. Әлеге проектларның өстенлеге нәрсәдә?
– Узган ел республика «Физмат Алгарыш» өчен 250 миллион сум бүлеп бирелсә, быел һәм киләсе елга да шундый ук суммалар каралган. Быелдан инде «Физхим Алгарыш» дигәне дә барлыкка килде. Ул өч елга исәпләнә. Аны тормышка ашыру өчен 1,5 миллиард сум биреләчәк, – дип аңлатты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һәм һөнәри белемне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова. – Проектлар укучыларда төгәл фәннәргә карата кызыксыну уятуны күздә тота. Аларның физика, математика, химия фәннәрен сайлап, инженер белгечлеге алуын телибез. Инженерлар икътисадның барлык өлкәләрендә дә кирәк. Әлеге проектка оешмалар да үз өлешен кертә. Проектларны ясалма фәһем технологияләреннән башка да тормышка ашырып булмый.
Талантлар университеты җитәкчесе Әдилә Әхмәтова белдергәнчә, мондый проектлар илнең бер генә төбәгендә дә юк. Узган ел 200 укучы 50 шәр мең сум акча алган инде. Быел андыйлар икеләтә күбрәк булачак. Ни өчен дигәндә, физика-химия буенча да проект булдырылды. «Физмат» дигәнендә катнашу өчен әлеге фәннәрдән уртача балл 4,5 булырга һәм түгәрәкләргә ким дигәндә ярты ел йөрергә кирәк. Физика-химия юнәлеше буенча таләпләр бераз түбәнрәк, уртача балл – 4 һәм профильле түгәрәктә 3 ай шөгыльләнсәң дә җитә. Гаризаларны тапшыру 1 апрельдән башлана.
Укучыларга гына түгел, укытучыларга да кесә калынайтырга җай чыкты. Былтыр барлыгы 350 укытучыга грант бирелгән. Шуларның 100 енә – 300 әр, 150 сенә – 140 ар, ә түгәрәкләр алып баручыларга 90 мең сум акча түләнгән.
Бүген мәктәпләрдә укытучылар җитмәгәндә, әлеге проектларга җәлеп итү авыр түгелме?
– Кадрлар кытлыгын хәл итүне мәктәптән үк башлыйбыз, – ди Роза Шәяхмәтова. – Педагогик сыйныфлар ачтык. Дөрес, аны тәмамлаучыларның барысы да шул юнәлеш буенча укырга керми. 35 проценты укытучылыкка китә. Монысы – бер. Икенчесе, КФУда педагогика юнәлешендә кытлык булган физика, математика, химия һәм башка юнәлештә белем алучыларга 15 мең сум стипендия түләнә. Таләбе бар: алар, укып бетергәч, мәктәпкә юл тотарга тиеш. Биш ел эчендә 600 дән артык укытучы әзерләнде. Шуларның 90 проценттан артыгы мәктәпләргә урнашты. Әйе, күп түгел. Бүген безгә 2 мең укытучы җитми. Бигрәк тә физика, математика, химия укытучылары.
Быелдан яшь укытучыларга ай саен 10 мең сум акча түли башладылар. «Яшь укытучы» грантын 500 белгечкә бирәчәкләр. Торак алу өчен 1 миллион сумлык сертификат биреләчәк. Моны ел саен 300 укытучы алачак. Фатир арендалаган өчен дә компенсация каралган.






