Рөстәм Миңнеханов Мостюков турында: «Хезмәттәге батырлыгы күңелләребездә мәңгегә сакланыр»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү көне алдыннан Арча зиратының Дан аллеясендә совет конструкторы, Социалистик Хезмәт Герое, чыгышы белән Казаннан булган Илдус Мостюковка һәйкәл ачуда катнашты, шуннан соң бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләп үтте.
“Илдус Мостюков “безнеке-чит” самолётларны тану системасын уйлап табучы буларак таныла һәм күпсанлы дәүләт бүләкләренә лаек була. Бүген дә әлеге система ватаныбыз чикләре сагында һәм иминлеген тәэмин итүдә кулланыла! Аның хезмәт батырлыгы мәңге хәтеребездә булыр”, – дип язган Татарстан Рәисе МАКС мессенджерында. Илдус Мостюков озак еллар буе Казанның ОКБ-294 җитәкчелек иткән.
“Безнеке – чит” радиолокацион тану системасын уйлап табучыларның берсе. Моның өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. Галим эшләгән система Ленин һәм Дәүләт премияләре белән билгеләнгән. 1999 елдан “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе вазыйфасын биләде. Конструктор 2024 елның җәендә 98 нче яшендә вафат булды.





