Ни теләсәләр, шуны сатып алалар: 32 төбәктә акчалы гаиләләр күбәйгән
Узган елгы йомгакларга караганда, Россиянең 32 төбәгендә җаннары нәрсә тели – шуны сатып алу мөмкинлегенә ия булган гаиләләр саны күбәйгән.
Бу хакта “РИА Новости” статистика мәгълүматларына таянып яза. Бай гаиләләр саны бигрәк тә Ямал-Ненец автономияле округында (15,4 процентка), шулай ук Хакасиядә (7,4 процентка) арткан. Магадан, Мәскәү өлкәләре һәм Камчатка өченче урынга чыккан. Бу төбәкләрдә акчалы гаиләләр өлеше 6,2 процентка үскән. Мурманск өлкәсе (үсеш – 4,2%), Хабаровск крае (3,1%) да беренче бишлеккә кергән.
Санкт-Петербургта мондый гаиләләр саны – 2,8 процентка, Краснодар крае, Карелия һәм Севастопольдә – 2,4, Төмән өлкәсендә – 2,3, Алтай крае һәм Новгород өлкәсендә – 1,9, Кемерово өлкәсендә – 1,8 процентка ишәйгән. Шул ук вакытта иң бай гаиләләрнең Ямал-Ненец автоном округында яшәве билгеләп үтелгән: биредә барлык гаиләләрнең 66,3 проценты муллыкта яши.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





