16-03-2026

Татарстанда бу көннәрдә яңа температура рекордлары куелды

Татарстан башкаласында температура рекордлары куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

14 мартта «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +10,2 градуска кадәр күтәрелде.

Моңа кадәр ТР башкаласында 14 март өчен һава температурасының абсолют максимумы 2025 елда «Казан» һәм «Казан-Сокол» метеостанцияләрендә теркәлгән: ул вакытта ул +6,7 һәм +8,7 градуска тигез булган.

Кичә, 15 мартта, «Казан» метеостанциясендә һава температурасы +11,6 градуска җитте. Бу көн өчен һава температурасының алдагы абсолют максимумы республика башкаласында 2020 елда «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә теркәлгән – ул +8,0 градуска кадәр күтәрелгән булган. «Казан» метеостанциясендә максимум +7,0 градус 2025 елда теркәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.