02-04-2026

Күп балалы гаиләләр керемнәре арткан очракта да түләүләрне саклап кала ала

1 апрельдән Россиядә күп балалы гаиләләр өчен бердәм пособие билгеләүнең яңартылган кагыйдәләре гамәлгә керде.

Хәзер гаиләләр, аларның кереме билгеләнгән яшәү минимумыннан бераз артып китсә дә, түләүне саклап кала алачак. Күп балалы ана һәм Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты эксперты Елена Канчели «Радио 1» белән әңгәмәдә аңлатканча, элегрәк хәтта керемнең аз гына артуы да – кайвакыт 100 сумнан мең сумга кадәр – пособие билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып торган, дип яза «Татар-информ».

Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге нормалар урыннардагы белгечләргә үзгәрүчән карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирмәде, чөнки аларны билгеләү тәртибе законнарда катгый рәвештә беркетелгән иде. Аның сүзләренчә, әгәр гаиләнең кереме яшәү минимумыннан артып китсә, вазгыятьне үзгәртергә мөмкин түгел иде.

Канчели сөйләвенчә, хәзер кагыйдәләр йомшартылды: керем артуның рөхсәт ителгән чиге кертелде. Бу күрсәткеч 10 процент тәшкил итә. Ул ассызыклаганча, мондый алым гаделрәк, чөнки төбәкләрдә яшәү минимумы төрлечә һәм гаиләләр составы да төрле.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, түләүне билгеләү вакыты да үзгәргән — хокук расланганнан соң пособие хәзер бер елга билгеләнә. Бу гаиләне берничә ай саен документларны кабат тапшырудан коткара.

Канчели яңа тәртип 1 апрельдән эшли башлый һәм 230 меңнән артык бала тәрбияләүче 70 меңнән артык күп балалы гаиләгә кагыла, дип өстәде.